news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Чагин: Конституциягә төзәтмәләр эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен арттырачак

Илнең Төп законына төзәтмәләрдә Россиядә хезмәт ияләренең хокукларын яклау һәм аларның хезмәтенә хөрмәтне турыдан-туры билгеләргә тәкъдим ителә.

Владимир Чагин: Конституциягә төзәтмәләр эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен арттырачак

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Егор Никитин). Конституциягә РФ Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән төзәтмәләр гражданнарның хезмәткә хокукларын яклаячак, димәк, эшче һөнәрләренең абруе һәм популярлыгы янә артачак. «КАМАЗ-Автоспорт» коммерцияле булмаган партнерлыгы директоры Владимир Чагин «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

Ул искәртеп узганча, гамәлдәге Конституция ил өчен күчеш чорында язылган, анда хезмәт кешесенең роле алай ук югары түгел. Шуннан бирле дәүләтнең өстенлекләре сизелерлек үзгәргән — аерым алганда, эшче һөнәрләренең кыйммәтен аңлау барлыкка килгән.

«Мин бу юнәлешне хуплыйм. Һичшиксез, әлеге төзәтмәләрнең төп максатларыннан берсе — эшче һөнәрләренең популярлыгын арттыру. Бу безгә җитештерү вәкилләре буларак мөһим. Минем эшчәнлегем спорт өлкәсенә караса да, без спорт кирәк-яракларын үзебез әзерлибез, без — җитештерү коллективы. Һәм боларның барысы да эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрүдә ярдәм итәчәк дип әйтә алабыз», — дип искәртте Чагин.

Аның сүзләренчә, хезмәт ияләренең хокукларын яклау һәм аларны хөрмәт итү турындагы төзәтмәләр эшче һөнәрләренә ихтыяҗның артуына ярдәм итәчәк. Ул аларны эш бирүчеләрнең башбаштаклыгыннан яклаячак, лаеклы һәм заманча хезмәт шартлары булдыру өчен җирлек тудырачак.

«Эш бирүче үз хезмәткәрен кыен хәлдә калдырырга тиеш түгел. Бу үзизоляция режимы төгәлләнгәннән соң аеруча мөһим — икътисадны яңадан торгызырга һәм гадәти тормышка кире кайтырга кирәк булачак», — диде Владимир Чагин.

Илнең Төп законына төзәтмәләрдә Россия хезмәт ияләренең хокукларын яклау һәм аларның хезмәтенә хөрмәтне турыдан-туры билгеләргә тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100