news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Иҗтимагый палатасы: Күзәтүчеләр нәтиҗәле эшләүләрен исбатлады

Зилә Вәлиева сүзләренчә, күзәтүчеләр Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә зур ярдәм күрсәткәннәр.

Татарстан Иҗтимагый палатасы: Күзәтүчеләр нәтиҗәле эшләүләрен исбатлады
"Татар-информ" архивы

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан сайлау участокларында Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү барышында күзәтүчеләр үзләренең нәтиҗәле эш башкаруын раслаган. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Гомумроссия тавыш бирү республика матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Участокларда күзәтүчеләр вазгыятьне тулы күләмдә бәяләргә ярдәм итүчеләр булды. Алар тавыш бирүне үткәрүдә Үзәк сайлау комиссиясе хезмәткәрләренә булышлык күрсәтте. Күзәтүчеләргә Үзәк сайлау комиссиясендә дә рәхмәт белдерделәр», — дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100