news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: Татарстан хатын-кызлары күзәтүчеләр буларак зур активлык күрсәтте

Республикада күзәтүчеләрнең уртача яше — 30дан алып 50 яшькә кадәр.

Зилә Вәлиева: Татарстан хатын-кызлары күзәтүчеләр буларак зур активлык күрсәтте
"Татар-информ" архивы

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда күзәтүчеләр буларак Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларында хатын-кызлар актив булган. Бу хакта гомумроссия тавыш бирү республика матбугат үзәгендә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сөйләде.

«Мин яшьләрнең күпләп катнашуына шат. Күзәтүчеләрнең 60 проценттан артыгын хатын-кызлар тәшкил иткән дип әйтә алам. Нигездә, күзәтүчеләр сыйфатында 30дан алып 50 яшькә кадәр булган кешеләр катнашты», — дип билгеләп үтте Вәлиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100