news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полиция соцчелтәрләрдәге фотосы бөтен шәһәрне куркуга төшергән кара плащлы ир-атны тапкан

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, полиция хезмәткәрләре бүген фотосы социаль челтәрләрдәге күп кенә шәһәр төркемнәрендә чыккан Чаллы кешесен тапкан.

Пабликларда хәбәр ителгәнчә, ир-ат Чаллы урамнары буйлап балаклава, кара плащтан йөргән, иңенә, имештер, мылтыкка охшаган әйбер аскан.

Агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, ир-атның - эшкә барышы, ә иңендә кулчатыр булган. Агентлыкка мәгълүм булганча, аңа – 25 яшь.

«Татар-информ» агентлыгы Чаллы полицейскийларының фотосы бөтен шәһәрне куркуга төшергән кара плащлы ир-атны эзләве хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot