Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы полицейскийлары фотосы бөтен шәһәрне куркуга төшергән кара плащлы ир-атны эзли
Иртән Чаллы пабликларында шәһәрдә кара плащ һәм балаклава кигән (имештер, иңендә мылтыгы да бар) ир-ат йөрүе хакында хәбәр чыкты. Әлеге кешедә психик тайпылышлар күзәтелүе, имештер, әле күптән түгел генә хастаханәдән чыгуы турында комментарийлар барлыкка килде.
Агентлыкка билгеле булганча, шикле ир-ат турындагы хәбәр иртәнге тугызлар тирәсендә килгән.
«Тышкы хезмәтләр социаль челтәрләрдәге фактлар буенча барлык мәгълүматларны ачыклау өчен әлеге кешенең шәхесен ачыклау һәм аны эзләү белән шөгыльләнә», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Республика Эчке эшләр министрлыгында билгеләп үтүләренчә, ир-атның тоткарлануы турында элегрәк чыккан мәгълүмат дөреслеккә туры килми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз