news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Питрау»да 50дән артык фольклор ансамбле катнашында дини йола буенча бию куелачак

Республикакүләм «Питрау» бәйрәме 2023 елның 15 июлендә Мамадыш районы Җөри авылында узачак.

«Питрау»да 50дән артык фольклор ансамбле катнашында дини йола буенча бию куелачак
Архив: Владимир Васильев

Быел керәшен мәдәниятенең «Питрау» XXV республика бәйрәмендә беренче мәртәбә 50дән артык фольклор ансамбле катнашында дини йола буенча бию (ритуаль хоровод) куелачак.

Ансамбльләр Татарстанның 20 районыннан һәм шәһәреннән, Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан, Самара өлкәсеннән һәм Красноярск краеннан килә.

«Бәйрәмдә «Питрау түгәрәк уены» дигән фольклор фестивале узачак. Түгәрәк мәйданда 50дән артык фольклор ансамбле катнашында хоровод әзерлибез. Катнашучылар ритуаль адым белән барганда арыш басуындагы кебек дулкын хасил булачак», - диде Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Людмила Белоусова

Фото: © Рамил Гали

Людмила Белоусова сүзләренчә, керәшеннәр борынгыдан түгәрәк уеннарда ходайдан мул уңыш, яхшы һава торышы сораганнар. «Электән елның соңгы әйлән-бәйлән уены (хороводы) Питрауда була, чөнки бу вакытта җәй көзгә авыша, уңыш җыяр вакыт җитә», - диде ул.

Людмила Белоусова зур хоровод оештыру турында күптәннән хыялланганын, ләкин беренче мәртәбә быел тәвәкәлләп караганын әйтте.

Республикакүләм «Питрау» бәйрәме 2023 елның 15 июлендә Мамадыш районы Җөри авылында узачак. Оештыручылар 50 меңнән артык кунак килүен көтә.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100