news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрау - йола гына тугел, ул халыкны берләштерүче милләт бәйрәме - Мамадыш районы башлыгы

Мамадыш районы Җөри авылында керәшен мәдәнияте фестивале уза.

(Казан, 14 июль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Мамадыш районы Җөри авылында керәшен халкы республика күләмендә "Питрау" фестивален уздыра. Анда Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

"Питрауга гаиләләр белән йөриләр, бу - бик куркәм гадәт. Балалар, яшьләр күп. Алар - киләчәктә йолаларны дәвам итүчеләр. Бу бәйрәмне оештырган өчен Мамадыш муниципаль районы житәкчеләренә, Мамадыш халкына, республика керәшен жәмгыяте вәкилләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Әлеге фестиваль һәр кеше кунелендә якты хисләр белән озак сакланыр, көч-дәрт өстәр, яна башлангычларга өндәр, - диде ул.

"Питрау" бәйрәме театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Быел ул унсигезенче тапкыр үткәрелә. Чарада иң элек керәшен фольклор ансамбльләре парады узды. Шуннан соң "Бермәнчек" фольклор ансамбле чыгыш ясады.

Соңрак тамашачылар каршысына "Керәшен чибәре" конкурсында катнашучы кызлар чыкты. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов кунакларны сәламлэп болай диде:

"Мамадыш жирендә 18нче тапкыр уткәрелә торган милли бәйрәм белән ихластан котлыйм. Керәшеннәрнең милли йоласы саналган "Питрау" хәзер зур бәйрәмгә, район, республика башка төбәкләрдә яшәүче керәшеннэр өчен бергә җыелу, еллык эшләргә нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар кору, бөтен милләт бәйрәменә әйләнде. Питрау бәйрәме Татарстан керәшеннәренең йөзек кашы. Ул борынгы керәшен традициясен сакларга ярдәм итә. Бу бәйрәмдә дистәләрчә еллар очрашмаган кешелэр курешә. "Мамадыш ягы тагын да матурланган" дигән сүзләрне ишетү - безнең өчен икеләтә куаныч. Бу- безнең халыкның тырышлыгы. Фестиваль ел саен ямьле бизәкләр белән тулылана, керәшеннәрнең төрле этник төркемнәрен барлый, дуслык, туганлык җепләрен ныгыта. Бүген бу алан керәшен мәдәниятен танып белү мәйданына әйләнде", - диде ул һәм бәйрәмгә җыелган халыкка сәламәтлек, күтәренке кәеф теләде.

Рөстәм Нигъмәтуллин үз чыгышында керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен, ризыкларын саклавын билгеләп үтте. "Сезнең белән бергә "Питрау" бәйрәмен көтеп торабыз. диде ул һәм керәшен халкының күренекле вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Биредә бүген спорт ярышлары, милли уеннар, "Керәшен чибәре-2016"ны билгеләү, керәшен халкы гореф-гадәтләрен күрсәтүче күңел ачулар, милли ризыклардан авыз итү һ.б. оештырылган.

Керәшен халкы Җөридә таң атканчы бәйрәм итәчәк. "Питрау" салют белән тәмамланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100