news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Питрау»ның ике абсолют батыры тәкәле булды

Һәр авырлыкта җиңүче акчалата бүләкләнде.

«Питрау»ның ике абсолют батыры тәкәле булды
Гөлия Хәсбиуллина

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген иртәнге өчтә быелгы «Питрау»ның абсолют батыры билгеле булды.

Көрәш ярышы Мамадыш районының Җөри авылындагы «Тырлау» аланында республиканың XXII «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәмендә узды. Җиңүчеләрне Мамадыш районы башлыга Анатолий Иванов бүләкләде.

Абсолют батыр — Радик Сәлахов. Ул 100 кг нан югары авырлыкта җиңде. 100 кг кадәр авырлыкта җиңүче — Эльдар Хәмитов, 90 кг кадәр — Илнар Галимов, 80 кг кадәр — Ренас Кәлимуллин, 70 кг кадәр — Ислам Фәләхов, 60 кг кадәр — Раббани Нургалиев.

2006 елгы һәм кечерәкләр арасында 40 кг кадәр авырлыкта җиңүне Фазыл Сибгатуллин яулады. 50 кг кадәр — Җәлил Ибраһимов, 60 кг кадәр — Гадел Гәйфетдинов, 70 кг кадәр — Булат Яруллин, 70 кг нан авыррак көрәшүчеләр арасында Булат Хәйруллин җиңде. 

2003-2005 елгылардан 50 кг хәтле ярышучылар арасында беренчелекне Рамазан Корбанов алды. 60 кг кадәр — Гадел Мусин. 75 кг һәм аннан авыррак көрәшчеләр арасында Рафаэль Билданов җиңде. Яшүсмерләр арасында абсолют батыр титулын да ул яулады.

Абсолют батырлар тәкә белән бүләкләнде.

Һәр авырлыктагы җиңүчегә акчалата бүләк бирелде. Беренче урынга - 100, икенче - 50, өченче - 30 һәм дүртенче - 20 мең сум алды.

Яшүсмерләр арасындагы җиңүчеләрнең беренче урыны - 15, икенчесе - 10, өченчесе - 5 мең сумга лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100