Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрау бәйрәмендә Татарстанның һәм Мамадыш районының «Керәшен чибәре» сайланачак
«Керәшен чибәре» исеменә лаек булган кызга җиңүче таҗы һәм акчалата бүләк каралган.
16 июльдә Мамадышның Тырлау аланында Питрау бәйрәмендә унике кыз Татарстанның һәм Мамадыш районының «Керәшен чибәре» исеме өчен көрәшәчәк. «Татар-информ»да матбугат конференциясендә җиңүче кызга таҗ, призлы урын алучыларга акчалата бүләк биреләчәген хәбәр иттеләр.
«Керәшен чибәре» матурлык һәм талант бәйгесенең беренче этабы Яков Емельянов исемендәге Керәшен мәдәнияте үзәгендә була. Жюри әгъзалары унбиш кыздан уникесен сайлап алган. Кызларның өчесе Мамадыштан, калган җидесе Балык Бистәсе, Менделеевск, Түбән Кама, Чаллы, Питрәч районнарыннан.
ТР керәшеннәр иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты һәм Яков Емельянов исемендәге Керәшен мәдәнияте үзәге җитәкчесе Людмила Белоусова сүзләренчә, бәйгегә кызларны буй-сыны буенча гына сайламаганнар.
«Без кызларны нечкә биле, буе-сыны буенча сайламыйбыз. «Керәшен чибәре» – ул йолаларны белә, үз халкын ярата торган кыз. Кызларның һәрберсе сөлге чигә һәм үзләре ипи пешерә. Алар керәшен милли костюмыннан икмәкләрне шул сөлгегә куеп тәкъдим итәргә, үзләре белән таныштырырга тиеш», – дип сөйләде Людмила Белоусова.
Кызлар тәкъдим итү, иҗади, аш-су, интеллектуаль турларда көч сынашачак. Быел интеллектуаль тур Татарстан халыкларының бәйрәмнәренә багышланган.
- Быелгы Питрау бәйрәменең программасы билгеле.
- Питрауда абсолют батыр калган көрәшчегә машина бүләк итәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз