news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелгы Питрау бәйрәменең программасы билгеле

Бәйрәмнең хедлайнеры - Салават Фәтхетдинов.

Быелгы Питрау бәйрәменең программасы билгеле
"Татар-информ" архивы

16 июль көнне Мамадышның Җөри авылы Тырлау аланында керәшеннәрнең милли бәйрәме Питрау егерме дүртенче тапкыр уздырылачак. Бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә бәйрәмнең программасын игълан иттеләр.

Мамадыш районының мәдәният бүлеге мөдире, ТР керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы Степан Спиридонов бәйрәмнең төп хедлайнеры итеп, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чакырылуын әйтте.

 

Фото: © Рамил Гали

«Безнең бик күптәннән бирле Салаватны чакырган юк. Үзебезнең Салаватны онытып, әллә кайдагы йолдызларны чакырабыз да чакырабыз. Туган илеңдә Пәйгамбәр юк дип әйтәләр бит әле. Шуңа Салаватны хедлайнер итеп чакырабыз быел», – диде ул.

ТР Керәшеннәр иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты һәм Яков Емельянов исемендәге Керәшен мәдәнияте үзәге җитәкчесе Людмила Белоусова Питрауда тагын дүрт төбәк керәшеннәре дә катнашачак дип әйтте.

 

Фото: © Рамил Гали

«Быел бәйрәмгә республиканың бөтен район-шәһәрләреннән илледән артык фольклор ансамбль коллектив киләчәк. Күп кенә сәнгатьчеләр, осталар да гариза җибәрделәр. Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк районыннан, Удмуртиянең Грахов районыннан, Башкортстанның Бакалы районы һәм Марий Эл республикасыннан да кунаклар һәм фольклор коллективлар көтәбез», – диде Людмила Белоусова.

Бәйрәм программасы:

16:00 – «Айбагыр» балалар мәйданчыгы

17:00 – Ат чабышлары «Чаптар», Җөри җәрминкәсе «Тырлау», Зур сәхнәдә «Питрау җыры»

18:00 – Питрау Җыены ачылышы, түгәрәк уен

19:00 – Мәйданчыклар эше:

  • Үзәк мәйданда «Питрау уеннары»
  • Суда уеннар «Күңел ачу»
  • Керәшен җорт-җире «Туганайлар»
  • «Туганнар җырлашуы» мәйданчыгы
  • Бәйрәм күрке «Керәшен чибәре», «Көрәш батыры»
  • «Димче» танышу аланы
  • «Алан» табигать бүләкләре
  • «Тәпи чишмәсе» җырулары
  • Керәшен сые «Тәбикмәк»
  • Яшьләр мәйданы «Җәшләр җыены»

23:00 – Учак янында уеннар «Арулану учагы»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100