news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрау бәйрәме туй йоласыннан башланды

Питрау бәйрәме туй йоласыннан башланды
Гөлия Хәсбиуллина

Мамадыш районының Җөри авылындагы «Тырлау» аланында «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме ачылышына килүчеләргә керәшен туе күрсәтелде.

Ачылыш тантанасында туй йолаларын күрсәттеләр. Шулар арасында капка ачтыру, сандык сату, каз бүлү йолалары булды. Мәйдандагы туй вакытында кунаклар белән танышабыз дип, өстә, аерым бүленгән урында, утырган түрәләр янына менеп аларны яшь парга теләкләр дә әйттерделәр. 

Алып баручылар килгән кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, «Ак Барс» Холдинг компаниясе җитәкчесе, Татарстанның керәшеннәр җәмгыяте башлыгы Иван Егоров бар дип игълан ителде.

Керәшеннәрнең асыл кошы күке, ул һәрберебезгә бәхетле, матур көннәр саный, шуңа күрә, кунаклар, миңа "ку-ку" дип җавап кайтарыгыз дип, кунакларны күке кебек кычкырттылар да.

«Питрау - җыр, моң, табигать, чәчәк, дуслык бәйрәме. Бәйрәмнең үзенә генә хас булган аерым энергетикасы, чын йөрәктән чыккан моңлы җырлары һәм дәртле биюләре, бердәмлеге беркемне дә битараф калдырмый», - диде Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.

Питрау җыены байрагын узган елгы Питрауның абсолют батыры Радик Сәлахов, керәшен чибәре Лиана Самойлова һәм Мамадыш районының хөрмәтле гражданины Михаил Егоров күтәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100