Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Питрау» бәйрәменең программасы билгеле булды
Питрау быел онлайн-форматта узачак.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). «Питрау» керәшен мәдәнияте республика бәйрәменең программасы билгеле булды. Бу хакта Татарстан Республикасы керәшеннәренең Иҗтимагый оешмасы Идарәсе рәисе урынбасары, башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова хәбәр итте.
10:00 — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «Питрау» керәшен мәдәнияте республика бәйрәме уңаеннан котлавы.
10:05 — Татьяна Ефремованың «Питрау» җырына клибы.
10:10 — Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова котлавы.
10:15 — «Ялкын» журналының «Питрау — 2019» бәйрәме турында видеоролигы.
10:20 — Татарстан Республикасы керәшеннәренең Иҗтимагый оешмасы Идарәсе рәисе Иван Егоров котлавы.
10:30 — ТНВ архивыннан «Каравай — Питрау-2019» тапшыруы.
11:00 — Лидия Әхмәтованың «Кунаклар җыры» клибы.
11:05 — Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов котлавы.
11:10 — «Милли сорау һәм җавап» программасы. Студия кунагы — Татарстан Республикасы керәшеннәренең Иҗтимагый оешмасы Идарәсе рәисе урынбасары, башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова. ТНВ телеканалы архивыннан.
12:00 — Бәйрәмнең традицион ризыгы булган уха әзерләү буенча мастер-класс. Чистай районының Бахта авылының «Карендәш» фольклор ансамбле белән Майя Миняева үткәрә.
13:55 — Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров сәламләве.
14:00 — Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле концерты.
16:00 — «Питрау» документаль фильмы. Режиссеры — Салават Юзеев.
18:00 — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев белән туры эфир.
19:00 — Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле концерты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз