news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрау бәйрәме Татарстан керәшеннәренең йөзек кашы - Мамадыш районы башлыгы

Мамадыш районы Җөри авылында керәшен мәдәнияте фестивале дәвам итә.

(Мамадыш, 14 июль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бу минутларда Мамадыш районы Җөри авылында керәшен халкының республикакүләм "Питрау" фестивале дәвам итә. Сәхнәдән Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов кунакларны сәламләде.

"Питрау бәйрәме Татарстан керәшеннәренең йөзек кашы. Фестиваль ел саен катнашучылар белән тулылана, керәшеннәрне бер төркемгә туплый, дуслык, туганлык җөпләрен ныгыта. Җөри авылы безне үзенең ямьле бәйрәменә җыйды. Керәшен мәдәниятен танып белү, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау өчен мөһим бу чара. Бүген бу бәйрәмне республика күләмендә үткәрәбез", - диде ул.

Хәзерге вакытта мәйданда "Керәшен чибәре-2018″ һәм көрәш башланып китте.

Керәшен халкы Җөридә таң атканчы бәйрәм итәчәк. "Питрау"ның салют белән тәмамланануы көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100