news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Питрау" 60 мең кешене җыйды

Мамадыш районының Җөри авылында республикакүләм Питрау бәйрәме уза. Быел ул 18 тапкыр билгеләп үтелә.

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бу минутларда Мамадыш районының Җөри авылында керәшен мәдәнияте республика фестивале башланып китте. Быел ул 18 тапкыр бәйрәм ителә. Ел саен әлеге чарада 60 мең тирәсе халык катнаша.

Быелгы бәйрәмгә Татарстанның авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һ.б. мәртәбәле кунаклар килгән.

Мәйданга агылучы кунакларны “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле җырлап каршы алды. Питрау үзе ат чабышы белән башланды.

Фестивальдә катнашу өчен Чиләбе өлкәсенең Ногәйбәк районы, Башкорстанның Бакалы районыннан делегатлар һәм керәшен ансамбльләре килгән. Шулай ук кичәгә «Айкай» удмурт дәүләт бию театры, Мәскәүдән «Синяя птица» төркеме чакырылган. Бу хакта «Татар-информ” хәбәрчесенә Мамадыш районының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү секторы башлыгы Ландыш Шәйхетдинова әйтте.

"Фестиваль кысаларында эстрада сәхнәсе, фольклор ишегалды, “Керәшен чибәре”, “Керәшен сыйлары”, “Җир-Ана байлыклары мәйданы”, балалар, яшьләр мәйданы “Димче почмагы” эшләячәк. Узган еллардан аермалы буларак, “Тәпи чишмәсе” янында махсус мәйдан булдырылды. Аның тирәсен ике ел элек кенә әйләндереп алдылар. Аның суы элеккедән шифалы санала. Чишмә буе бик матур, шуңа күрә анда быел махсус фотозона да эшләнде", – диде Ландыш Әлфәт кызы.

Питрау-2017 дә Татарстанның 30 керәшен фольклор коллективы һәм эстрада җырчыларыннан Венера Ганиева, Иркә, Данир Сабиров, Резедә Шәрәфиева, Элвин Грей һ.б.ларның килүе көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100