news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Питрау-2017» керәшен мәдәнияте республика фестивале 14 июльдә үткәреләчәк

Программада - «Димче почмагы», «Керәшен чибәре» конкурсы һәм традицион бәйрәм уеннары.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2017» керәшен мәдәнияте республика фестивале 14 июльдә була. Бәйрәмнең унсигезенче ел үткәрелүе дип хәбәр итә Мамадыш муниципаль районының рәсми сайты.

Ел саен бәйрәмгә катнашучылар арта – анда 60 меңнән артык кеше җыела.

Бәйрәм кичке 17.00 сәгатьтә башлана. Кунакларны “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле җырлап каршы ала.

Программада - «Димче почмагы», «Керәшен чибәре» конкурсы һәм традицион бәйрәм уеннары.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100