news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районының Шәле авылында рәссам Харис Якупов музеен ачарга ниятлиләр

Ул берничә ел Шәледә яшәгән һәм үзенең мәшһүр картиналарын иҗат иткән.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның иң зур авылларыннан берсе булган Шәледә танылган татар рәссамы Харис Якуповка багышланган музей ачарга ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Питрәч районы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Быел Шәле авылында музей ачу күздә тотыла, анда СССРның халык рәссамы, Сталин премиясе лауреаты Харис Якупов картиналары урын алачак. Ул берничә ел Шәледә яшәгән һәм үзенең мәшһүр картиналарын иҗат иткән», — диде агентлыкка район хакимиятенең матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.

Музейны даруханә базасында ачарга ниятлиләр. Даруханә исә Шәле дәвалау амбулаториясе бинасына күченәчәк.

«Быел Шәледә музей комплексы булдыру күздә тотыла. Авылда 1895 елда төзелгән агач мәчетне төзекләндерү эшләре башкарылачак», — дип өстәде ул.

Район башлыгы Илһам Кашапов авылга эш сәфәре белән килде, берничә объектны, шулай ук чишмәне карады. Әлеге урында мөселманнар өчен этноавыл төзергә ниятлиләр. Хәзерге вакытта аның проекты әзерләнә, дип искәрттеләр хакимияттә.

Агентлык XVII йөздә яшәп иҗат иткән суфи шагыйрь Мәүла Колый хөрмәтенә куелачак стеланың эскизлары әзер булуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Ул Питрәч районының Чыты авылында урнаштырылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100