news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда XVII гасыр шагыйре Мәүлә Колый истәлегенә стела эскизын ясаганнар

1 апрельдә Питрәчтә Мәүлә Колыйга багышланган Бөтенроссия конференциясе узачак.

Татарстанда XVII гасыр шагыйре Мәүлә Колый истәлегенә стела эскизын ясаганнар
Питрәч районы матбугат хезмәте

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Питрәч районында XVII гасырда Мәүлә Колый тәхәллүсе белән иҗат иткән татар һәм башкорт суфи шагыйре хөрмәтенә стела төзелеше быел башланачак.

Чыты авылына керү юлында булачак стела урынында киләчәк буыннарга юллама белән капсула 1 апрельдә салыначак, ә төзелеш эшләре җәйгә планлаштырылган.

«Киләчәк буыннарга юллама рус, татар, инглиз, гарәп телләрендә язылачак», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына район хакимиятеннән.

Стеланың биеклеге 6 метр булыр дип көтелә, аның янындагы территория төзекләндереләчәк, агачлар утыртылачак. Район башлыгы Илһам Кашапов капсула салу өчен урын әзерләргә кушты.

Моннан тыш, Чыты авылы мәчете дә Мәүлә Колый исеме белән аталачак.

1 апрельдә Питрәчтә Мәүлә Колыйга багышланган Бөтенроссия конференциясе уза. Анда галимнәр һәм белгечләр — тарихчылар, фәлсәфәчеләр, археологлар, этнографлар, дин, мәдәният белгечләре һәм башкалар катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100