news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пианист Мөнирә Хәбибуллина Алсу Хәсәновага багышланган шигырьләргә егерме көй иҗат иткән

Музыкант моңа кадәр музыка язмавын, Алсу Хәсәнова-Булутның ире язган шигырьләрне укып, үзеннән-үзе көйләр туганын әйтте.

Пианист Мөнирә Хәбибуллина Алсу Хәсәновага багышланган шигырьләргә егерме көй иҗат иткән
Владимир Васильев

(Казан, 16 март, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). “Дога” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәнең авторы Мөнирә Хәбибуллина төрек милләтеннән булган Ләвәнт Булут тарафыннан Алсу-Хәсәновага багышлап язылган шигырьләргә егерме көй иҗат иткән. Бу хакта Мөнирә Хәбибуллина "Татар-информ" хәбәрчесенә үзе сөйләде.

"Шулай итеп, Ләвәнт иҗат иткән шигырьләргә музыка яза башладым. Минем композитор буларак зур тәҗрибәм юк иде. Әмма Ләвәнтнең шигырьләре укылышка җиңел, көе үзеннән-үзе язылды. Барлыгы егерме әсәр ай ярым эчендә туды", - диде Мөнирә Хәбибуллина.

"Мин Алсу Хәсәнова-Булутның ире Ләвәнт Булутны Инстаграмда таптым һәм аның шигырьләр урнаштырганын күзәтеп бардым, кемгә атап язылганын белдем. Алсу белән ниләр булганын укып белгәч, тамагыма төер тыгылды, күземнән яшьләр акты. Ул миңа кызым кебек тоелды", - диде ул.

"Мөгаен, мин башка беркемнең дә шигырьләренә көй яза алмам. Чөнки Ләвәнтнең шигырь юллары нотага бик җайлы салына", - ди проект авторы.

Мөнирә Хәбибуллина әлеге кичәне әзерләгәндә Алсу Хәсәнова-Булутның ике тапкыр төшенә керүен әйтте. "Ул миңа сурәт буларак кермәде. Бу кичәне уздыруга фатыйхасын биргән төсле булды", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100