news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербургтагы терактта һәлак булучылар гаиләләре 5 млнга якын акча алачак

Метродагы терактта зыян күрүчеләргә җәрәхәтләренең авырлыгына карап федераль бюджеттан 200-400 меңгә кадәракча бүленә.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Петербург метрополитенында шартлауда һәлак булган һәр кешегә барлык чыганаклар хисабыннан бирелгән акчалар 5 миллион чамасы булачак, дип җиткерелә Социаль сәясәт буенча шәһәр комитеты хәбәрендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

"Федераль бюджеттан һәр һәлак булган кешегә бер тапкыр бирелә торган пособие — 1 миллион сум. Санкт-Петербург бюджетыннан — һәлак булганнар гаиләләренә 1 миллион сум күләмендә бирелә", — дип хәбәр итә социаль ведомство.

Моннан тыш, Петербург метрополитены үлгән кешеләр гаиләләренә 2,025 миллион, ә Россия социаль иминият фонды хисабыннан бер тапкыр түләнә торган иминият акчалары һәр үлгән эшләмәүче кешегә 1 миллионга кадәр булачак. Шулай ук җирләү өчен бер тапкыр бирелә торган акча каралган (18 мең федераль бюджеттан һәм 5,5 мең эш бирүче хисабыннан).

Метродагы терактта зыян күрүчеләргә җәрәхәтләренең авырлыгына карап федераль бюджеттан 200-400 меңгә кадәр алачак һәм 250-500 мең сум Петербург бюджетыннан түләнәчәк. Метрополитен һәр кешегә 2 миллионга кадәр түләргә ниятли, шулай ук түләүләр Социаль иминият фондыннан да каралган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot