news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербургтагы шартлауда зыян күргән бер кешенең хәле бик начарайган

Соңгы мәгълүматлар буенча, шартлау нәтиҗәсендә 13 кеше һәм гаепләнүче террорист үлә. Берничә дистә кеше зыян күргән.

(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). Петербургтагы шартлау вакытында зыян күргән тагын бер кешенең хәле бик начарайган, дип яза “ТАСС”, шәһәр вице-губернаторы Анна Митянинаның Twitterдагы сүзләренә сылтама биреп.

"Мәскәү вакыты белән сәгать 13:00 (07.04.2017) 2 кеше бик авыр хәлдә ята, авыр хәлдә - 4, уртача авырлыкта - 9, канәгатьләнерлек хәлдә -37 зыян күрүче", - диелә бу хәбәрдә. Булган мәгълүматлар буенча, 7 апрель көне иртәсендә бер пациентның хәле аеруча бик авыр булган.

Билгесез җайланманың шартлавы 3 апрель сәгать 14:40 була. Фаҗига "Технология институты" һәм "Сенная мәйданы" станцияләре арасында булган поезд вагонында оештырыла. Россиянең Тикшерү комитеты бу һәлакәтне терракт буларак теркәгән. Әмма башка версияләр дә карала. Соңгы мәгълүматлар буенча, шартлау нәтиҗәсендә 13 кеше һәм гаепләнүче террорист үлә. Берничә дистә кеше зыян күргән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot