news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта укучылар татар тарихы, мәдәнияте һәм көнкүреше белән танышты

Чараны Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы Вәкаләтле вәкиллеге оештырды.

Петербургта укучылар татар тарихы, мәдәнияте һәм көнкүреше белән танышты
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). 14 мартта Санкт-Петербургның Фрунзе районында урнашкан 325нче мәктәпнең 325нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең X сыйныф укучылары Ленинград өлкәсенең Дуслык йортына экскурсиягә килде. Балалар биредә татар тарихы, мәдәнияте һәм көнкүреше белән танышты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Экскурсиянең максаты Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе территориясендә яшәүче татар халкы һәм башка милләтләрнең мәдәнияте белән таныштыру булган. Чараны быелгы уку елында мәктәптә үткәрелә торган «Хохлома» фестиваль-конкурсы кысаларында Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы Вәкаләтле вәкиллеге оештырган. 

Санкт-Петербургтагы вәкаләтле вәкил урынбасары Дамир Сабиров һәм Ленинград өлкәсе мәдәният учреждениесе җитәкчесе Владимир Михайленко мәктәп укучыларын үзара хезмәттәшлек кысаларында Вәкиллек һәм Дуслык йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган төп эш юнәлешләре һәм яшьләр проектлары белән таныштырган.

Шуннан соң, укучылар татар халкының Интерактив музеенда булган.

Санкт-Петербургның татар яшьләр хәрәкәте активисты Сафия Кичемасова балалар өчен интерактив дәрес үткәрде, татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары, Сабантуй бәйрәме хакында сөйләде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чара ахырында кунакларны чәй һәм чәк-чәк белән сыйлаганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100