news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербургта сигез автобусны яндырганнар

Энергетиклар проспектындагы автомобильләр базарында сатуга 10 микроавтобус куелган булган.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Узган төндә Санкт-Петербургның бер автомобильләр базарында янгын чыккан, сигез автобус янган, дип хәбәр итә “Новости” Россия мәгълүмат агентлыгы.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, автобусларга ут төрткәннәр.

Энергетиклар проспектындагы автомобильләр базары мәйданчыгына алдагы көнне, сату максаты белән, “Пежо” маркалы 10 микроавтобус куелган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot