news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта “Казан мәчеләре турында мифлар һәм риваятьләр” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Конкурска Россиянең 15 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 150дән артык эш килгән.

Петербургта “Казан мәчеләре турында мифлар һәм риваятьләр” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә “Казан мәчеләре турында мифлар һәм риваятьләр” Бөтенроссия рәсем конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар йортларында, интернат мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары өчен чараны Бөтенроссия полиция ассоциациясенең Ленинград бүлекчәсе белән берлектә даими вәкиллек өченче ел рәттән уздыра. Конкурска Россиянең 15 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 150 артык эш килгән. Эшләр дүрт ай дәвамында кабул ителгән.

Чара кысаларында конкурсантларның иң яхшы эшләреннән күргәзмә оештырылган. 3 яшьтән 5 яшькә хәтле булган нәни катнашучыларның эшләре үзләренең ихласлылыгы, тирә-юньгә һәм йорт хайваннарына карата балаларның карашы белән жюрины аеруча сөендергән.

  • 1745 елда Патшабикә Елизваета Петровна Казанда вакытта боерык чыгара: “Казанда иң яхшы һәм зур утыз песине эзләп табарга һәм тычканнарны тоту өчен Петербурга җибәрергә. Кемнәрдә шундый песиләр булып та җибәрмәсә, штраф”. Утыздан Казан мәчесен патшаның Кышкы сараен кимерүчеләрдән саклау өчен җибәргәннәр.
     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100