news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта балалар Сабан туе үткәрергә җыеналар

Быел Петербургта узачак бу чара төньяк башкалада беренче тапкыр оештырыла торган балалар Сабан туе булачак.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Бүген Кызыл Гвардия районы хакимиятендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин, Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәис Яркәевның Кызыл Гвардия районы хакимияте башлыгы Евгений Разумишкин белән очрашуы узды. Очрашуда Петербургта беренче балалар Сабан туе уздыру хакында сөйләштеләр. Бу турыда Санкт-Петербург өлкәсендә Татарстан вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Евгений Разумишкин кунакларга район, аның мәдәният һәм сәнәгать объектлары турында сөйләде.

Очрашуда уртак мәдәни чараларны, сәнгать күргәзмәләрен һәм турнирларны оештыру һәм үткәрү мәсьәләре буенча фикер алыштылар. Төп мәсьәлә буларак “Петербургта балалар Сабан туе 2018” оештыру һәм үткәрү каралды. Бу Санкт-Петербургта үткәрелә торган беренче балалар Сабан туе булачак.

Очрашу азагында алга таба да хезмәттәшлек, мәдәният, икътисад һәм туристлык өлкәләрендә эшлекле элемтәләрне җайга салу турында килештеләр, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100