news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербург җырчысы Альберт Җәлилов Казанда романтик концерт программасын тәкъдим итәчәк

Концерт “Tatar Stars с европейских сцен” проекты кысаларында La Primavera камера оркестры белән берлектә куела.

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). 10 октябрьдә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Петербург җырчысы Альберт Җәлилов “К ней” дип аталган концерт программасын тәкъдим итәчәк.  Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә. 

  • Альберт Җәлилов – җырчы, халыкара һәм бөтенроссия вокал конкурслары лауреаты һәм Гран-при яисе. “Живой звук” телевизион проекты финалисты, “Главная сцена – 2” һәм “Танцы со звездами” телепроектлары катнашучысы. Ул “Культура” телеканалында “Романтика романса” программасында катнашты. Үзәк телевидениенең “Народный артист – 2” проекты финалына чыкты.

Концерт программасы “Tatar Stars с европейских сцен” проекты кысаларында Татарстанның Халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге Казан La Primavera камера оркестры белән берлектә куела.

Альберт Җәлилов опера арияләрен, класссик һәм шәһәр романсларын, итальян, неаполитан җырларын, совет эстрадасының лирик җырларын һәм халык көйләрен башкара. Ул боларны Казан тамашачысына “К ней” дип аталган концерт программасында тәкъдим итәчәк.

  • Альберт Җәлиловның шәхси концертлары Россия, Европа, Азия һәм Африканың 80 артык шәһәрендә (Санкт-Петербург, Мәскәү, Новгород, Псков, Ростов, Әстерхан, Чиләбе, Томск, Барнаул, Казан, Вологда, Череповец, Душәнбе, Ереван, Рига, Таллин, Лондон, Париж, Вена, Штутгарт) уңышлы узды. Ул 15 илдә (Англия, Австрия, Франция, Латвия, Эфиопия һ.б.) гастрольләрен тәкъдим итте.

Быелның март аендаТатарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге тәкъдиме  белән Альберт Җәлиловка “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеме бирелде. “Татар мәдәниятен саклауга һәм музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен” Карарын 2018 елның 22 мартында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100