news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербург метросында тагын бер шартлаткыч җайланма табылган

Бомба "Восстание мәйданы" станциясендә урнаштырылган була.

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ"). Санкт-Петербургта "Восстание мәйданы" станциясендә тагын бер шартлаткыч җайланма таптылар, дип хәбәр итә "Фонтанка.ру".

Хәзерге вакытта станция ябылган, шартлаткыч җайланманы зарарсызландыру эше алып барыла.

Можа кадәр Петербургның электрон ММЧ шартлау “Сенная площадь”  һәм “Технология институты” станцияләрендә булган дип хәбәр итте.

Россия тикшерү комитеты Петербургтагы шартлау буенча җинаять эше ачты. Ул аеруча мөһим эшләрне тикшерү өчен җаваплы Баш идарәгә тапшырылган, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Шартлау булган урында 10 кеше һәлак булган һәм 30 кеше зыян күргән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100