news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин: Ветеринария хезмәтеннән башка агросәнәгать комплексын үстерү мөмкин түгел

Песошин: Ветеринария хезмәтеннән башка агросәнәгать комплексын үстерү мөмкин түгел
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстанда ветеринария хезмәте һәм төбәктә ныклы эпизоотик иминлекне тәэмин итүдән башка агросәнәгать комплексын үстерү мөмкин түгел. ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең 30 еллыгына багышланган тантанада шулай дип белдерде.

«Зур терлекчелек һәм кошчылык комплекслары, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның тотрыклы эшчәнлеге, республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү дәүләт ветеринария хезмәтенең барлык звеноларының тотрыклы һәм көйле эшләвенә бәйле», - дип искәртте Министрлар Кабинеты башлыгы.

Ул Баш ветеринария идарәсе һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең 30 ел дәвамында актив үсеш кичерүен билгеләп үтте. 2013 елдан республика программалары кысаларында район һәм шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәләре биналарын һәм корылмаларын ремонтлауга ел саен 30 миллион сум акча бүлеп бирелә, барлыгы 243 бина һәм корылма төзекләндерелгән. 2014-2016 елларда 126 модуль-блоклы участок ветеринария пункты төзелгән.

«Ветеринария табибының эше – көндәлек, авыр һәм җаваплы хезмәт. Һәм бу эшне төрле ветеринария профилендәге меңләгән белгеч башкара. Ветеринария табибының хезмәтен бәяләп бетерүе кыен, чөнки терлекләрнең генә түгел, ә кешеләрнең дә сәламәтлеге аңа бәйле», - диде Алексей Песошин.

Соңыннан ул республикада ветеринария иминлеген тәэмин итүдә зур өлеш керткән өчен дәүләт бүләкләре тапшырды, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Алексей Песошинның Татарстан ветеринарларына 30 автомобиль ачкычы тапшыруы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100