news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Татарстан ветеринарларына 30 автомобиль ачкычы тапшырды

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин дәүләт ветеринария учреждениеләренә LADA Niva Travel автомобиле ачкычларын тапшырды. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән төрле районнарның ветеринарлары 30 машинаны кабул итеп алды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Әлеге автомобильләр ветеринария ярдәмен оператив рәвештә күрсәтергә, профилактика, шулай ук хайваннардагы йогышлы авыруларны бетерү чараларын нәтиҗәле үткәрергә мөмкинлек бирәчәк», - диде ТР Хөкүмәте башлыгы Казанда узган тантанада.

Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан агрокомплексының көйле эшләве нәтиҗәсендә – ветеринария хезмәте аның мөһим өлеше – республика Россиянең әйдәп баручы төбәкләреннән берсе булып кала. Татарстан авыл хуҗалыгын үстерү буенча илдә – бишенче, Идел буе федераль округында беренче урынны били, дип искәртте ул.

«Ветеринария хезмәтенә куркыныч авырулар барлыкка килүгә юл куймау буенча җаваплы бурыч йөкләнгән. Аннан башка терлекчелекне саклау һәм үстерү, сыйфатлы продукция җитештерү мөмкин түгел», - диде Премьер-министр.

Аның сүзләренчә, ветеринария табиблары һәм фельдшерлар заман таләпләренә җавап бирергә, үз эшенең остасы һәм компетентлы башкаручы булырга, шулай ук ветеринария хезмәтен вакытында күрсәтергә тиеш. «Әлеге уңайдан ветеринария учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуның актуальлеге аеруча арта», - дип искәртте Песошин.

Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов Татарстанда авыл хуҗалыгы һәм терлекчелекнең җитди үсеш кичерүен әйтте. «Төбәктә ветеринария хезмәтенең дә үсәргә тиешлеген яхшы аңлыйлар. Без илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен авыл хуҗалыгын үстерергә тиеш», - диде ул.

Увайдов ветеринария хезмәтенә күрсәтелгән игътибар өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Бездә эпизоотик иминлекнең ышанычлы кулларда булуына ышанам», - дип сүзен төгәлләде ул.

Чарада шулай ук ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һ.б. катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100