Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песошин: Татарстан икътисад министры алдында бурычлар катгый
Татарстан Премьер-министры Татарстан Икътисад министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Икътисад министрлыгына дәүләт программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашырганда координацияләү системасын яңадан карарга кирәк булачак. Төп бурыч — тулай төбәк продукты күләмен арттыру. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин республиканың яңа икътисад министрын тәкъдим иткәндә әйтте.
ТР Хөкүмәте башлыгы үз чыгышында Мидхәт Шаһиәхмәтовның Татарстан икътисадын 2010 елдан 2014 елга кадәр җитәкләгәнлеген искәртте.
«Ил президенты җитди бурыч куйды — тулаем эчке продуктны 5 процентка арттыру. Бу стратегик планнарны эшләгәндә һәм гамәлгә ашырганда координацияләү системасын яңадан карауны таләп итә торган бик зур эш. Бездә Моношәһәрләрне үстерү фонды белән эшләү, сәнәгатькә резидентларны җәлеп итү, шулай ук инжиниринг үзәкләрен һәм прототиплаштыру үзәкләрен үстерү мәсьәләләре дә бар», — дип аңлатты Песошин.
Фәрит Габделганиевны озатканда, Татарстан Республикасы Премьер-министры элеккеге министрның Татарстанда кече һәм урта бизнес предприятиеләре саны сизелерлек артуга ирешүен искәртте.
«Тулаем төбәк продуктында кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 26 проценттан артык тәшкил итә — бу республика тарихында иң югары күрсәткеч, кече бизнеста эшләүчеләр саны 600 мең кешегә кадәр артты. Федераль үзәк белән конструктив мөнәсәбәтләр төзелде, без бик күп ташламалар алдык, бу Татарстанның икътисади потенциалын үстерергә мөмкинлек бирде», — диде Песошин.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртәнге киңәшмәдә яңа икътисад министрын тәкъдим итте. Ул — Мидхәт Шаһиәхмәтов. ТР икътисад министры Фәрит Абдулганиев республика җитәкчесе ярдәмчесе итеп билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз