news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Абдулганиев Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде

Фәрит Абдулганиев Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе буларак Татарстанның инвестицион потенциалын алга таба үстерү эшен дәвам итәчәк.

Фәрит Абдулганиев Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан икътисад министры Фәрит Абдулганиев республика Президенты ярдәмчесе булды. Тиешле Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Фәрит Абдулганиев Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе буларак Татарстанның инвестицион потенциалын алга таба үстерү эшен дәвам итәчәк», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

ТР икътисад министры вазифасына Абдулганиев ике ел элек килгән иде. Моңа кадәр ул 2015 елдан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгын җитәкләгән иде.

Фәрит Абдулганиев урынына ТР Икътисад министрлыгы башлыгы итеп ТР Үзәк сайлау комиссиясенең элеккеге башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100