news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: БРИКС эшчәнлеге доллар яки башка валюталарга каршы юнәлдерелмәгән

БРИКС төркеме кысаларындагы хезмәттәшлек доллар яки башка валюталарга каршы юнәлдерелмәгән, ул оешмада катнашучы илләр мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә юнәлтелгән. Бу хакта The Economist журналының Казанда БРИКС саммитында «долларны җиңү планы» буенча фикер алышу турындагы язмасын шәрехләп Кремль вәкиле Дмитрий Песков белдерде.

«БРИКС кысаларында хезмәттәшлек беркемгә дә, бернәрсәгә дә каршы юнәлдерелмәгән – ул долларга да, башка валюталарга да каршы түгел. Аның төп максаты – бу форматта катнашучы илләрнең мәнфәгатьләрен тәэмин итү», - дип ассызыклады Россия дәүләте башлыгы матбугат сәркатибе РИА Новости белән әңгәмәдә.

Моңарчы The Economist Россия Президенты Владимир Путин БРИКС саммитында яңа финанс системасы – BRICS Bridge булдырырга тәкъдим итәчәк, дип язды. Журнал бәяләвенчә, ул «дөнья финансларында АКШ өстенлегенә зыян китерергә» сәләтле булачак, шул ук вакытта аны ел дәвамында төзергә мөмкин.

Путин Казанда беренче очрашуын уздырды. Ул БРИКСның «Яңа үсеш банкы» президенты Дилма Руссефф белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100