news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь укытучысы: Безнең якта балалар бакчасында татар телендә аралашу бетте

«Алдагы көндә оныкларның саф татар телендә «рәхмәт» дип әйтүен телибез икән, балалар белән татар телендә сөйләшү кирәклеге турында уйланырга тиешбез», - диде Илзирә Суяргулова.

Пермь укытучысы: Безнең якта балалар бакчасында татар телендә аралашу бетте
Зилә Мөбәрәкшина

Пермь крае Барда авылындагы коррекция мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илзирә Суяргулова балалар бакчаларында татар телендә аралашу бетүенә борчыла.

«Рус сүзләрен кушып сөйләшү – зур проблема. Безнең балалар бакчасында татар телендә аралашу бетте. Үземнең улым да бакчага йөри, анда татар телендә дәресләр үткәрелми. Өстәмә эшләр генә татарча алып барыла. Татарча аралашуны гаилә саклый. Балаларыма татар телендә шигырьләр, җырлар өйрәтәм, әкиятләр сөйлим», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Агың әйтүенчә, татар теленә баланы әти-әнисе өйрәтсә, рус телен ул үзе өйрәнәчәк. «Телевидение, интернет, телефон – барысы да русча «сөйләп» тора. Алдагы көндә оныкларның саф татар телендә «рәхмәт» дип әйтүен телибез икән, балалар белән татар телендә сөйләшү кирәклеге турында уйланырга тиешбез», - диде ул.

«Моннан тыш, безнең якта Барда диалектында аралашу бар. Мәсәлән, «нәрсә» сүзен «нимә» дибез, «сиңа» сүзен «сиә» дип сөйләшәбез. Һәр төбәктә үзенчә сөйләшү бар һәм ул сакланырга тиеш», - диде ул туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы бәйгесендә.

Илзирә Суяргулова фикеренчә, бүгенге көндә татар теле укытучылары алдында балаларны телне саклау ягыннан кызыксындыру бурычы тора. Ул Барда районында һәр мәктәптә татар теле дәресләре алып барылуын әйтте. «Татар теле кайбер мәктәпләрдә – 1, кайберләрендә 2 сәгать укытыла. Әмма төп бурыч – гаиләдә татар телендә аралашу. Баланың туган телен белүе мөһим булуын ата-ана аңласын иде», - диде укытучы.

«Бүгенге көн укучысын традицион методлар белән укыту кызыксындырмый, чөнки укучыларда, әти-әнидә, гаиләдә телгә караш үзгәрде. «Безгә татар теле нигә кирәк?» – дигән мәгънәсез сүзләр дә әйттеләр. Шуңа күрә укытучылар да яңа технологияләр, онлайн платформалар кулланып эшли. Дәресләрне кызыклы итеп үткәрү өчен «Бала.рф», «Сүзләр дөньясы», «Ана теле» сайтларын кулланам. Театрга бару, кичәләр оештыру, ветеран, шагыйрьләр белән очрашу телне саклауга бер юнәлеш булып тора», – ди ул.

Укытучы Пермь крае Барда округын татарлар күпләп яши торган урын дип атады. «Край дәрәҗәсендә татар телендә укыту, татарча тәрбия бирү өстендә актив эш алып барабыз. Дәреслекләр, методик әсбаплар җибәреп торалар, Татарстанның ярдәме зур. Тел, милләт, гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә Пермь крае Губернаторы Дмитрий Махонин, округ башлыгы Хәлил Алапанов зур эш алып бара, аларга рәхмәт», - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100