news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь татарлары «Кәтинкә» һәм «Кәтикәт» биюләре буенча мастер-класс күрсәтте

«Уртача темпта биелә, кулларның торышы җыйнак, каты тыпырдау юк», - дип аңлатты бию үзенчәлеген ансамбль җитәкчесе.

Пермь татарлары «Кәтинкә» һәм «Кәтикәт» биюләре буенча мастер-класс күрсәтте
Владимир Васильев

Пермь краеның «Гүзәл Чулман» татар бию ансамбле «ӘйдәБас» проекты кысаларында Көңгер татарларының «Кәтинкә» биюен һәм Октябрьск (чат) татарларының «Кәтикәт» биюен өйрәтте. «Кәтинкә» сүзе «Катенька» исеменнән алынган, «Кәтикәт» атамасы «кәти-кәти» дигәннән килеп чыккан. Гармунны сузып алганда шулай әйтә торган булганнар, ди җирле халык.

«Безнең якта биюне салмак бию дип әйтәләр. «Алдым, салдым, киттем» дип атыйм мин аны. Аның көйләре дә шундый, тиз көй түгел. Уртача темпта биелә. Көңгер татарларының биюендә кулларның торышы үзенчәлекле, аны әле бер биюдә дә очраткан булмады. Бию хәрәкәтләрен фольклор экспедицияләреннән әбиләрдән карап алдык», - диде ансамбльнең җитәкчесе Гөлүзә Хәмзина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, чат татарларында шуып биелә торган хәрәкәтләр бар. «Безнең яклар – Урал тауларына таба китә, дала җирләре юк, шуңа күрә өйдә биегәннәрдер, дип уйлыйм. Өйдә биегәч, куллар тәнгә якынрак, җыйнак була. Бу очракта тыпырдап бию гадәте юк. Өй җимерелмәсен, йорт идәне сынмасын дип шулай биегәннәр микән... Үзенчәлеге  күренә», - дип аңлатты ул.

Гөлүзә Хәмзина Пермь өлкәсе эчендә төрле районнарда төрлечә биегәннәрен, төрле көйләр барлыгын әйтте.

«Пермь өлкәсендә татарларның өч этнос төркеме бар. Ирень-Сылва елгалары буенда яшәгән татарлар мари, чуваш, удмурт, руслар белән янәшә тора. Гәйнә төркеме үзләрен татар дип тә, башкорт дип тә атамый. Муллинский татарлар да бар, аларның биюләре сакланып калмаган. Чат татарлары үзләрен: «Без – Ботык татарлары», - дип әйтә. Буталган дигән сүздән килеп чыккан ул», - диде ансамбль җитәкчесе.

Гөлүзә Хәмзинә мастер-класс башланыр алдыннан Пермь татарларының милли киемнәре белән таныштырды. «Галимнәр күлмәкләрне тегелеше ягыннан көңгер татарларыныкына һәм бардымныкына аерып карый. Баш киеме булып калфак санала, кияүгә чыккан кызлар калфак өстеннән француз яулыгы кигән», - диде ул.

«Безнең якка гына хас түбәтәйләр тегелгән – ул Пермь өлкәсенең бренды санала. Түбәтәй дүрт төрле материал кисәгеннән очлы түбәле итеп ясалган. Киемнәрне төбәктәге авылларның музейларыннан җыйдык, кайберләре иске булу сәбәпле, үзебез белән алмадык, шул экспонатларга охшатып, үзебез костюмнар тектек. Музейларыбыз экспонатларга бай», - ди ул.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100