news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Умеров: Керәшен бию хәрәкәтләренә фәнни дәрәҗәдә атама бирелмәгән

Хореограф керәшеннәр биегән хәрәкәтләрне өйрәтте.

Дәүләт Умеров: Керәшен бию хәрәкәтләренә фәнни дәрәҗәдә атама бирелмәгән
Михаил Захаров

Культурология кандидаты, этнохореолог, театр һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында музыка бүлегенең фәнни хезмәткәре Дәүләт Умеров Кариев театрында керәшен бию үзенчәлекләре турында мастер-класс күрсәтте. Остаханә «ӘйдәБас» проекты кысаларында узды.

«Төп проблема - фәнни дәрәҗәдә бию хәрәкәтләренә исемнәр бирү. Хореограф Гай Таһиров хәрәкәтләргә беренче, икенче йөреш, борма, ярты борма, чалыштыру кебек исемнәр биргән. Биредә бу хәрәкәтләрнең кайберләре кулланылды. Әмма экспедицияләрдә табылган теге яки бу районда яшәүче керәшен, татарларның үзенчәлекле хәрәкәтләре өйрәнелмәгән, аларга исем бирелмәгән», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, моның сәбәбе - методика булмауда. Фән хезмәттәшләре җыелышып, ул хәрәкәтләргә исем бирергә тиеш. «Әйтик мин Әстерхан татарларының биюен куйганым булды. Үземчә атамалар бирдем: басып йөрү, уртага йөрү. Ләкин алар фәнни әйләнешкә кермәгән», - дип аңлатты ул.

«Керәшеннәр Татарстанның төрле җирләрендә яши. Шуннан карап, аларның бию хәрәкәтләре дә аерыла. Мәсәлән, марилар янында яшәгән керәшеннәр маричарак бии, удмуртлар янында яшәгән керәшеннәрдә удмурт халкының хәрәкәтләре күзәтелә һ.б. Бу җырда, биюдә, киемдә чагылыш таба», - ди ул.

Мастер-класс башланыр алдыннан Дәүләт Умеров керәшеннәрнең милли киемен күрсәтте. «Биредә Кайбыч районында яшәгән Мәлки керәшеннәре киеп йөри торган костюмнар урын алды. Мәлки керәшеннәре турында озак вакыт бер белгеч тә фәнни эш язмады, аларның гореф-гадәтләре өйрәнелмәгән иде. 2010 елда музыка белгече Наилә Әлмиева белән без аларны өйрәндек», - диде ул.

Наилә Әлмиева экспедициядән соң беренче тапкыр Мәлки керәшеннәренең музыкасы, тормыш-көнкүрешен, костюмнарын китабында тасвирлап язган.

«Хатын-кызлар озынча яулык бәйләнгән, яшь кызлар калфак кигән. Күкрәкчәне хатын-кызлар бала имезгәндә таккан. Ир-атлар билбауны төрлечә бәйләгән: төенчеге уң якта кала икән, димәк, ул өйләнгән, сул яктан икән - өйләнмәгән, уртадан бәйләнсә - тол ир-ат дигәнне аңлаткан. Шунысы бар: фартукны ир-атлар эш вакытында кигән, алар башларына эшләпә киеп йөргән», - диде хореограф.

Белгеч керәшеннәрнең орнаменталь түгәрәк уеннары да күп булуын, аларның Мәлки керәшеннәрендә генә сакланып калуын әйтте. «Аны биюдә бик сирәк кулланалар», - диде ул.

Дәүләт Умеров мастер-класста өйрәткән биюне «Бәрмәнчек» дәүләт ансамблендә балетмейстер булып эшләгәндә куйганын әйтте. «Иң авыры - биюне үзеңә кую. Фольклор материалларына таянып, үзеңнең биюеңне куйсаң - эксклюзив бию була. Үзеңнең үзенчәлегеңне булдырып бию куйсаң, тагын да яхшы, чөнки күчереп куйган бию әллә кайдан күренә», - дип искәртте ул.

Мастер-класста төрле өлкәләрдән хореографлар катнаша. Остаханә атналыгы беткәннән соң, алар үз өлкәләренә кайтып, бию хәрәкәтләрен коллективларга өйрәтергә тиеш була. Остаханәгә нәтиҗә киләсе елның маенда йомгак ясалачак. Анда һәр коллектив өйрәнгән биюен тәкъдим итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100