news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында кызамык белән авыручылар терелгән

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында кызамык белән авыручылар терелгән
Рифат Каюмов

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында кызамык (корь) авыруы таралып, авылда карантин игълан ителгән иде. Җирле хакимият авылда туй мәҗлесләре, корбан ашларын үткәрү, массакүләм чаралар үткәрүне тыйды, дип язган идек. Хәзер авылда вазгыять яхшы якка үзгәргән.

«Урта Әләзән авылыннан стационар хастаханәдә ятучылар юк. Ике гаилә изоляциядә, алар үз өйләрендә дәвалана. Кызамык инфекциясе узды, тормыш җайлана, Аллаһка шөкер. Өй буенча тикшереп йөрмиләр, авылга кергәндә һәм авылны чыкканда полиция хезмәткәрләре тикшереп тора иде, аларны да алдылар. Барлык мәчетләр, кафелар эшли», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Хәбибҗамал Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәгенең генераль директоры Рәшит хәзрәт Куряев.

Пенза өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының Телеграм каналында: «Бүгенге көнгә кызамык авыруыннан 70 кеше савыга, шуларның 63е - балалар. Бүгенге көндә стационарда бер кеше дәвалана. Амбулатор дәвалануда 10 кеше, шул исәптән, 9 бала. Расланган очраклар – 67», - дип язылган.

Пенза өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы Телеграм-каналыннан скриншот

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100