news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урта Әләзән авылында кызамык авыруы аркасында карантин игълан ителгән

Урта Әләзән авылында кызамык авыруы аркасында карантин игълан ителгән
Рифат Каюмов

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында корь авыруы таралган, авылда карантин башланган. Туй мәҗлесләре, корбан ашларын үткәрү, массакүләм чаралар үткәрү тыелган. Бу хакта Урта Әләзән авылының телеграмдагы каналы хәбәр итә.

«Авылда битлек режимы кертелде. Кибетләрдә сатучылар битлек кияргә тиеш. Битлек кияргә киңәш итәбез, тикшереп йөрергә мөмкиннәр», - дип язылган Урта Әләзән телеграм-каналында.

Урта Әләзән авылында карантин булуы турында Пенза өлкәсе Хөкүмәтенең карары Пенза өлкәсе губернаторы һәм Хөкүмәте сайтында чыккан. «Урта Әләзән авылында кызамык авыруын бетерүгә карата чикләү чаралары (карантин) кертергә», - дип билгеләп үтелә документта.

Эпидемиологик хәл тотрыкланганчы, Урта Әләзәндә массакүләм чаралар үткәрү тыелган. Пенза өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, Урта Әләзәндә кызамык авыруының җиде очрагы ачыкланган, авырулар хастаханәгә озатылган.

  • Урта Әләзән - Европадагы иң зур татар авылларының берсе, Пенза өлкәсе Городищенск районының иң зур торак пункты. Авылда 9 меңнән артык кеше яши.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100