news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсе укытучысы: Балаларның татар телен белүе дин тоту белән бәйле

«Әләзән – татар авылы, шуңа күрә балалар да саф татар телендә сөйләшә», - диде Мәрьям Янгуразова.

Пенза өлкәсе укытучысы: Балаларның татар телен белүе дин тоту белән бәйле
Зилә Мөбәрәкшина

Пенза өлкәсе 2нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Мәрьям Янгуразова балаларның татарча сөйләшүен дин тоту белән бәйләп аңлатты.

«Бездә беренче урында - дин. Өйдә дә әти-әни, күршеләр белән татарча сөйләшәбез. Рус теле, рус әдәбияты, математика һ.б. дәресләрдә рус телендә аралашабыз. Тәнәфесләрдә татарча гына сөйләшәбез. Бездә тел мәсьәләсе буенча проблема юк», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, мәктәптә татар теленә зур игътибар бирелә. «Татар теле атнасына ике тапкыр укытыла. Әләзән – татар авылы, шуңа күрә балалар да саф татар телендә сөйләшә. Балаларны татар әдәби телендә сөйләшергә өндибез. Дәресләребездә төрле методлар кулланып, балаларны сөйләргә өйрәтәбез», - диде ул туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы бәйгесендә.

Мәрьям Янгуразова дәресләрне уен формасында үткәрүен әйтте.

«Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Презентация-схемалар кулланабыз. Әдәби уку дәресләрендә бер әсәр сайлап, рольләргә бүленеп укыйбыз. Соңрак спектакль куябыз. Костюмнарыбыз бар. Мәсәлән, 2нче сыйныф укучыларыбыз ачык дәрестә «Сертотмас үрдәк» әкиятен сәхнәләштергән иде», - диде ул.

Аның әйтүенчә, югары уку йортын тәмамлаган яшьләр күбесенчә авылда кала. «Урта Әләзән авылы Россиядә иң зур татар авылы дип санала. Теләгән кешегә эш табарга мөмкин. Бизнес белән дә шөгыльләнеп була. Ике мәктәп, ике балалар бакчасы бар. Ел саен Сабантуйлар уздырабыз», - диде укытучы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100