news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсендә Ульяновски укучылары утырган микроавтобус әйләнеп капланган

Укучыларның Тарханга экскурсиягә барышы булган.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсендәге трассада, Ночка станциясе турысында, Ульяновскиның 15 мәктәп баласы утырткан микроавтобусы әйләнеп капланган, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Автобуста Ульяновскиның 20 нче номерлы лицеенда белем алучы 10-11 нче сыйныф укучылары булуы хәбәр ителә.

Беренчел белешмә буенча, автобус шоферы, һава шартларының катлаулы булуы сәбәпле, идарәне югалткан. Укучылар исә Тарханга экскурсиягә дип чыгып киткән булган. Транспорт һәлакәтендә балалар бәрелгән, ләкин куркыныч юк, дип яза газета. Зыян күрүчеләрне якын арада Ульяновск хастаханәсенә китереп җиткерәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot