news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якташлары Нургали Надиевның Пенза өлкәсе Селәү авылында имам булганын ачыклаган

«Әтисе вафатыннан соң 1917 елда Нургали Надиевны Селәү авылында имам итеп билгелиләр», - ди Али хәзрәт Хәбибуллин.

Якташлары Нургали Надиевның Пенза өлкәсе Селәү авылында имам булганын ачыклаган
Салават Камалетдинов

Галим Нургали Надиевның авылдашлары педагогның туган ягы – Пенза өлкәсе Селәү авылында имам булганын ачыклаган.

«Ике ел элек туган авылыбыз тарихы турында китап чыгардык. Авылыбыздагы имамнарның тормышы турында белдек. Күп еллар имам булып эшләгән Надиевлар нәселенә тап булдык. Селәү авылыннан ерак түгел Надиевка дигән авыл булган. Педагог Нургали Надиев та шул нәселдән икән. Нургали абый әтисе – Сибгатулла хәзрәт Надиев үлгәч, Селәү авылында аның имам вазифасын да үти», - диде Саратовтагы «Шәех Сәед» мәдрәсәсе директоры Рәсим хәзрәт Хуҗәхмәтов.

Аның әйтүенчә, Совет чорында мәчетләрне җимергәннәр, имамнарны сөргеннәргә сөргәннәр. «Хәзерге вакытта Надиевка авылы юк, Селәү авылында да алар белән бәйле урыннар, биналар сакланып калмаган», - диде ул Татар китабы йортында.

«Шәех Сәед» мәдрәсәсе директоры урынбасары Али хәзрәт Хәбибуллин Нургали Надиевның Апанай мәчете каршындагы мәдрәсә бетерүе турындагы шәһадәтнамәсе Уфа архивында табылуын әйтте. «Ул шәһадәтнамәне 1915 елда - 30 яшендә генә алган. «Мәшһүр шәкерт мәдрәсәдә сигез ел гыйлем кылды: 1894 – 1903 елларда» диелгән. Документта ул үзләштергән фәннәр исемлеге китерелә», - дип аңлатты ул.

«Икенче документта Нургали Надиев: «Әткәм хәзрәтнең вафатыннан соң мәхәлләсе тарафыннан приговор язылды», - дигән. Димәк, әтисе вафатыннан соң, Нургали абый шәһадәтнамә ала һәм имтихан кылу турында гариза яза. 1917 елның 6 апрелендә аны Селәү авылында имам итеп билгелиләр», - диде хәзрәт.

Авылдашлары аңлатканча, Нургали Надиевның биографиясендәге шушы өлешләре әлегә кадәр билгеле булмаган. «Моның нигезендә, Нургали абыйның биографиясенә өстәмә мәгълүмат кертеп була», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100