news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимә Ләлә Мортазина: Мәгърифәтче Нургали Надиевның хезмәтләрен кайтарырга вакыт җитте

«Ул татар мәгарифен юлга салу, аны оештыруга зур өлеш керткән: татар телендәге Совет мәктәбен оештыру, аның нигезен коручыларының берсе булган», - диде ул.

Галимә Ләлә Мортазина: Мәгърифәтче Нургали Надиевның хезмәтләрен кайтарырга вакыт җитте
Салават Камалетдинов

Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Ләлә Мортазина фикеренчә, галим, педагог һәм мәгърифәтче Нургали Надиевның иҗатын, хезмәтен өйрәнеп, бүгенге заман укучысына кайтарырга кирәк.

«Аның күпчелек хезмәтләре гарәп хәрефләре белән язылган, шуңа күрә без аларга тотына алмыйбыз. Әлеге хезмәтләрдә заман өчен әһәмиятле булган темалар күтәрелгән. Аның кайберләрен бүгенге татар балаларына белем һәм тәрбия бирүдә куллану мөмкинлеге бар дип уйлыйм», - диде ул Татар китабы йортында Нургали Надиевның 140 еллыгына багышланган чарада.

Ул Нургали Надиевның фәнни-педагогик эшчәнлегенең кайбер юнәлешләрен атады. «Ул татар мәгарифен юлга салу, аны оештыруга зур өлеш керткән: татар телендәге Совет мәктәбен оештыру, аның нигезен коручыларының берсе булган. Мәсәлән, Нургали Надиев татар мәктәбендә укучы татар балаларына өй эшен бирү методикасын эшләгән. Аннан соң, ул тәрбия мәсьәләсенә дә игътибарлы булган», - диде ул.

«Нургали Надиев баланы мәктәптә һәм гаиләдә ничек тәрбияләргә кирәк, дигән сорауга җавап табарга тырыша. Аның тәрбиягә багышланган фикерләре мәкаләләрендә чагылыш таба. Моннан тыш, ул дәреслекләр авторы да. Мәсәлән, 1908 елда нәшер ителгән татар телендәге «Россия тарихы» дәреслеге 1915 елга кадәр биш тапкыр кабат басылган. Аның татар телендә педагогика курсы китабы да басылып чыга» – ди ул.

Ләлә Мортазина әйтүенчә, Нургали Надиев методиканы үстерү өлкәсенә өлеш керткән. «Ул арифметика методикасы буенча эшләгән кешеләрнең берсе. Надиев татар балаларына арифметиканы укыту турындагы хезмәтләрен, мәкаләләрен бастыра бара. Надиев, беренче чиратта, математика укыту буенча көчле методист булса, икенчедән, ул дәреслекләр төзү, методка фәненең торышы һәм анда булган проблемаларга һәрвакытта да үзенең фикерен әйтә торган булган», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100