news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Печән базары” фестивалендә катнашучылар саны ике тапкырга арткан

Быел фестивальгә сигез меңнән артык кеше килер дип көтелә.

“Печән базары” фестивалендә катнашучылар саны ике тапкырга арткан
Михаил Захаров

(Казан, 13 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). “Печән базары” фестивалендә катнашучылар саны 500гә җиткән. Узган ел белән чагыштырганда бу сан ике тапкырга арткан. Бу хакта фестивальгә  багышланган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гүзәлия Гыйниятуллина сөйләде.

“Барлык катнашаучыларны исәпкә алсак, быел барлыгы 500ләп кеше булачак. Узган ел 200 кеше иде. Фестивальгә узган ел сигез мең кеше килде, фестивальнең Worldskills чемпионаты кысаларында уздырылганын исәпкә алып, быел бу сан артыр дип өметләнәбез”, - диде ул.

Фестиваль 17-18 августта Кабан күле буенда үтәчәк. “Шәһәр халкы монда гадәти көндә дә һава суларга чыга, шунлыктан, белмичә килүчеләр дә булыр дип уйлыйм”, - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100