news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Павел Гусев Татарстанның махсус операция барышындагы тыл эшчәнлеген мактады

Павел Гусев Татарстанның махсус операция барышындагы тыл эшчәнлеген мактады
Рамил Гали

Россия Саклану министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе, Мәскәү журналистлар Союзы президенты, «Московский комсомолец» газетасы баш мөхәррире Павел Гусев Татарстанның махсус операция барышындагы тыл эшчәнлеген мактады. Ул бу хакта Татарстан мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда әйтте.

«Мин шаккаттым. Бу – феноменаль тәҗрибә. Хәрбиләрнең гаиләләре, балалары белән, яралылар белән эш алып барыла. Һәр кешегә сораулар белән мөрәҗәгать итә алырдай кеше беркетелгән. Балалар өчен бушлай ашау, өстәмә дәресләр оештырылган. Мин моны иң югары дәрәҗә, дип саныйм», – диде ул.

Павел Гусев Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлееваның эшчәнлегенә аерым игътибар бирде. «Мине сезнең вице-премьер шаккаттырды. Көчле хатын-кыз түрә», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot