Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Павел Гусев: Махсус операция зонасындагы хәбәрчеләр батыр журналист эшчәнлеген күрсәтә
Саклану министрлыгының Иҗтимагый советы вәкилләре Татарстан журналистлары белән очрашты.
Россия Федерациясе Саклану министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре Татарстандагы мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты. Иҗтимагый совет рәисе Павел Гусев махсус хәрби операция зонасында эшләгән махсус хәбәрчеләргә теләктәшлек белдерүен әйтте.
«Беренчедән, мин махсус зонада эшләүче махсус хәбәрчеләргә теләктәшлек белдерәм. Бик кыю, җаваплы кешеләр. Федераль мәгълүмат чаралары дәрәҗәсендә батыр журналист эшчәнлеген күрсәтәләр. Бу бик мөһим дип саныйм. Төбәкләрдә дә эш яхшы алып барыла. Шулай ук тәнкыйть мәкаләләре дә бар. Төбәкләрдән ярты елга бер булса да сезнең егетләр хезмәт иткән урыннарга барырга, аларның ничек хезмәт итүләрен, яшәүләрен күрсәтергә кирәк. Госпитальләрдә дә булырга, ничек дәвалануларын һичшкисез күрсәтергә кирәк», – диде Павел Гусев.
Утырышта шулай ук Россия журналистлар союзы рәисе Владимир Соловьев, элеккеге Ерак авиация командиры, генерал-лейтенант Михаил Опарин, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры һәм Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов һәм башкалар катнашты. Алар «Татар-информ»да узган утырышта махсус хәрби операция турында һәм башка төрле сорауларга җавап бирде.
Иҗтимагый совет вәкилләре бүген Татарстан Министрлар кабинетында, Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесында да булдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз