Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Павел Гусев махсус операция турында: Шундый көчебез була торып, нигә таптанабыз?
«Махсус операцияне уңышлы тәмамлаячагыбызга тулы ышаныч бар», – диде Мәскәү Журналистлар берлеге җитәкчесе.
Россия Саклану министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе, Мәскәү Журналистлар берлеге президенты, «Московский комсомолец» газетасы баш мөхәррире Павел Гусев Татарстан мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда махсус хәрби операция турында фикерләрен әйтте.
«Бу операцияне уңышлы тәмамлаячагыбызга тулы ышаныч бар. Шундый көчебез була торып, нигә таптанабыз? Чөнки без азакка кадәр кеше гомерләрен һәм кирәкле объектларны сакларга тырыштык. Акылсыз идеяләр туа торган координацион үзәк иртәме-соңмы юк ителергә тиеш. Ул - Зеленский, дәүләт эшчәнлеге турында берни белми торган һәм башка дәүләтләр өчен марионетка ролен үтәүче кеше», – диде Павел Гусев.
Иҗтимагый совет рәисе махсус операция нәтиҗәсендә Украинаның тагын берничә төбәге Россия составына керергә тиеш, дип белдерде.
«Одесса һәм калган җирләр Россиянеке булырга тиеш дип саныйм. Ул шулай булыр да. Приднестровье, Европа белән чиктәш булачакбыз», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз