news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Патриарх Кирилл могҗизалы Казан Мәрьям Ана иконасының төп нөсхәсен күрсәтте

Патриарх Кирилл могҗизалы Казан Мәрьям Ана иконасының төп нөсхәсен күрсәтте
Фото: "Союз" ТК

Кремльнең Успение чиркәвендә литургия башланыр алдыннан Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл могҗизалы Казан Мәрьям Ана иконасының төп нөсхәсен күрсәтте. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Патриарх билгеләп үткәнчә, бүген бирегә җыелган кешеләр – бик тә мөһим тарихи вакыйганың шаһитлары, аны могҗизалы Казан Мәрьям Ана образы табылган көн дип тә атарга мөмкин.

«Образ элегрәк табылуга да карамастан, беркайчан да кешеләргә тәкъдим ителмәгән. Ул патриарх резиденциясендә сакланды, чөнки кешеләргә аның кенәз Пожарский гыйбадәт кылган нәкъ менә шул могҗизалы образ икәнен әйтү өчен күп нәрсәне ачыклыйсы бар иде», - диде патриарх Кирилл.

Искәртеп узабыз, патриарх элегрәк билгеләп үткәнчә, экспертиза аның могҗизалы образ тудырылган чорга каравы турында нәтиҗә чыгарган.

Казан Мәрьям Ана иконасы православие динен тотучылар өчен иң изге әйберләрнең берсе санала, ул Россия дәүләте һәм Рус православие чиркәве тарихының мөһим этаплары белән бәйле. Икона турында беренче тапкыр Иван Грозный патшалык иткән заманда искә алганнар. Ул озак еллар югалган дип саналган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100