news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Патриарх Кирилл Казан Мәрьям Ана иконасының төп нөсхәсе табылу турында белдерде

Патриарх Кирилл Казан Мәрьям Ана иконасының төп нөсхәсе табылу турында белдерде
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Патриарх Кирилл могҗизалы Казан Мәрьям Ана иконасының төп нөсхәсе табылу турында игълан итте. XVI гасырга караган икона моңа кадәр югалган дип санала иде. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Патриарх Кремльнең Успение чиркәвендә литургия башланыр алдыннан шул хакта белдерде. Биредә дин тотучыларга иконаның төп нөсхәсе дә тәкъдим ителде.

«Экспертиза аның могҗизалы образ тудырылган чорга каравы турында нәтиҗә чыгарды», - диде патриарх һәм аның XVII гасыр башында кенәз Дмитрий Пожарский белән Кузьма Минин гыйбадәт кылган икона булуын искәртте, дип яза «Татар-информ».

Казан Мәрьям Ана иконасы православие динен тотучылар өчен иң изге әйберләрнең берсе санала, ул Россия дәүләте һәм Рус православие чиркәве тарихының мөһим чорлары белән бәйле. Икона турында беренче тапкыр Иван Грозный патшалык иткән заманда искә алганнар. Ул озак еллар югалган дип саналган.

Патриарх искәрткәнчә, соңгы елларда икона Переделкинода патриарх резиденциясендә башка иконалар арасында складта сакланган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100