news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Парламент җитәкчесе Татарстан галимнәрен яшьләрне фәнгә җәлеп итәргә өндәде

Россия фәне көненә багышланган тантаналы җыелышта Фәрит Мөхәммәтшин галимнәр алдында куелган яңа бурычларны атады.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан галимнәрен яшьләрне фәнни эшчәнлеккә җәлеп итәргә өндәде. Бу хакта парламент башлыгы бүген ТР Фәннәр академиясендә Россия фәне көненә багышланган тантаналы җыелышта әйтте.

«Яшьләрне фәнгә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү бурычы тора, әмма шул ук вакытта ветераннар ролен дә киметмәскә кирәк. Фәнгә үз энтузиазмын, энергиясен, белемен бирергә әзер яшьләр кирәк», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

Аның фикеренчә, Татарстан хакимияте галимнәргә күбрәк йөкләмәләр бирергә, алга таба эш юнәлешләрен күрсәтергә, республиканың барлык халкы белән бергә хәл ителергә тиешле бурычлар куярга тиеш.

«Галимнәр заказ буенча гына эшләргә тиешме яки мөстәкыйль рәвештә юнәлешләрен билгеләргә һәм үзләренең фәнни ачышларын тормышка ашыру юлларын эзләргә мөмкинме? Тегесе дә, монысы да яхшы. Сезнең яктан инициатива хупланачак. Ләкин заказлар көтеп кенә торсак, соңга калырга мөмкин, ул чагында бездән башка гына яңалыкларны тормышка ашырырлар», — диде ул.

«Без тагын бер кат Фәннәр академиясенең профиль институтлары эшчәнлегенең юнәлешләрен, аларның эш белән тәэмин ителешен, инициативалылыгын өйрәнәчәкбез. Сезгә игътибарны тупларга кирәк булган махсус заказлар, тәкъдимнәр булыр дип уйлыйм. Эшсез калмассыз. Актив булсагыз — ихтыяҗ булачак», — диде Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы галимнәр үзләрен җәмгыятьтә активрак танытырга, законнарга төрле идеяләр һәм тәкъдимнәр кертергә тиеш, дип искәртә.

«Сездән үтә мөһим мәсьәләләрдә дөнья фәненнән артта калмас өчен, тагын да күбрәк фәнни эшләнмәләр, аларның гамәли кулланылышын һәм билгеләнешен көтәбез. Сез — безнең элита, традицияләрне саклаучылар, һәрберсе үз тармагында уңышларга ирешкән галимнәр», — дип ассызыклады ул.

Мөхәммәтшин шулай ук Татарстан галимнәренең республика икътисадына керткән өлешен билгеләп үтте. «Нефть чыгару, нефть һәм газ эшкәртү, яңа производстволарны камилләштерү буенча тәкъдимнәрегез уңышлы эшләп килә. Сезнең ярдәм белән республика үсешенең фәнни нигезе бар», — дип тәмамлады ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100