news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Париж Медицина академиясендә Әбугалисина бюсты урнаштырылган

Бюст кую тәкъдиме белән Үзбәкстан мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыяте чыккан.

Париж Медицина академиясендә Әбугалисина бюсты урнаштырылган
Үзбәкстан мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыятенең матбугат үзәге

Франциядә Париж Медицина академиясе Директорлар Советының тантаналы залында Әбугалисинаның бронза бюсты урнаштырылган. «Бюст AVICENNIA INTERNATIONAL PRIZE премиясен тапшыру тантанасы кысаларында ачылды», дип хәбәр итә Үзбәкстан мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыяте.

«Әбүгалисина бюсты Үзбәкстан мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыяте инициативасы һәм Франциядә Үзбәкстан Республикасы илчелеге ярдәме белән күренекле галимгә тирән ихтирам һәм хөрмәт билгесе буларак урнаштырылган», диелгән хәбәрдә.

«Үзбәкстан мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыятенең попечительләр шурасына әлеге проектны тормышка ашыруга керткән өлеше өчен рәхмәтләремне белдерәм. Сезнең алда торган бу бюстны безнең хезмәттәшлек символы буларак һәм үзбәк халкыннан бүләк итеп кабул итегез», – дигән тантаналы ачылышта Франциядә Үзбәкстан Республикасының вәкаләтле илчесе Cәрдор Рөстәмбаев.

Ул бу вакыйганың тарихта калачагына һәм яшь буынга бөек галим Әбугалисина мирасын өйрәнү өчен этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдергән.

Халыкара премия тапшыру тантанасында катнашучылар бу инициатива өчен Бөтендөнья оешмасын һәм Франциядәге Үзбәкстан илчелегенә рәхмәтләрен җиткергән. Париж университеты профессоры Жоэль Шандилье Әбугалисинаның Үзбәкстан җирлегендә туган даһи булуы белән бергә, дөнья мирасының әһәмиятле өлеше булуын да ассызыклаган. Ул бу гамәлнең Үзбәкстан белән Франция арасында күпер булуын билгеләп узган.

«Мәшһүр гуманист Әбугалисинаның бюстын Франциянең Медицина академиясенә урнаштыру барыбыз өчен дә зур горурлык. Үзбәкстан бөек галимнәр һәм фикер ияләренең фәнни һәм рухи мирасының әһәмиятен аңлап, моңа зур игътибар бирә», дигән Франция галиме, ислам белгече Кәрим Ифрак.

Медицина академиясенең Зур амфитеатрында Әбугалисина халыкара премиясе дә тапшырылган. Премия лауреатлары арасында Үзбәкстан мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыятенең попечительләр советы рәисе Бахтиёр Фазылов та бар.

«Без Бөтендөнья җәмгыятенең эре проектларны тормышка ашыруын, шул исәптән Әбугалисина мирасын да җентекләп өйрәнүен беләбез. Без бу зур хезмәтне билгеләп үтәргә булдык», – дигән AVICENNE-France Президенты, премиянең башкарма сәркатибе Марк Боннель.

  • Үзбәкстан мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыяте Татарстан белән дә хезмәттәшлек итә. Быел аның конгрессында татар галимнәре дә катнашкан иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100