news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанның мәдәни мирасын өйрәнү җәмгыяте резолюция кабул итте

Үзбәкстанның мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыяте әгъзалары һәм «Үзбәкстанның мәдәни мирасы - яңа Ренессанс нигезе нигезе» халыкара конгрессында катнашучылар халыкара чараны йомгаклап резолюция кабул иттеләр.

Үзбәкстанның мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру максатыннан оештырылган халыкара конгрессның ябылу тантанасы Сәмаркандның Олугбек мәдрәсендә - Регистан мәйданында узды. Халыкара чарада Татарстан галимнәре һәм журналисты да катнашты.

Конгресста катнашучылар Үзбәкстанның мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыятенең эшчәнлеген югары бәяли.

Документта Үзбәкстанның уникаль мәдәни мирасны саклау юнәлешендә эшчәнлеге тасвирлана. Бу эшчәнлек ил Президенты Шәүкәт Мирзиеевның инициативасы һәм ярдәме белән оештырыла.

Үзбәкстанның мәдәни мирасны саклау юнәлешендәге актив эшчәнлеге дөнья күләмендә танылып ил ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасны саклау буенча Комитеты әгъзасы булып тора.

Резолюциядә дәүләт музейларының эшчәнлеген камилләштерү һәм матди-техник базасын ныгытуга юнәлтелгән 10 елга исәпләнгән дәүләт программасы кабул ителүе ассызыклана. Быел Үзбәкстанда җиде яңа музей ачылачак.

Җәмгыять тарафыннан алты ел эчендә 60 том эксклюзив китап чыгарган. Быел чыккан 10 томның берсе Татарстан музейлары фондларыннан.

Конгрессны йомгаклау тантанасында әлеге ун том өчен мәгълүмат әзерләгән галимнәрне бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан галимнәре Лилия Саттарова һәм Динә Хисамова да бар.

  • Халыкара конгресс 22-24 июльдә Сәмаркандта узды. Конгресс кичә үз эшен тәмамлап, бүген кунаклар таралышты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100