news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургның Татар дәүләт драма театры Әстерханга гастрольләргә җыена

Әстерхан тамашачысына оренбурглылар 3 спектакль һәм 1 театральләштерелгән концерт программасы тәкъдим итәчәк.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры Әстерханга гастрольләргә барырга әзерләнә. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
Әстерхан тамашачысына оренбурглылар 3 спектакль: "Сагынган чакларымда", "Аршин мал алан", "Гомерем минем моңлы бер җыр иде"  һәм 1 театральләштерелгән концерт программасы тәкъдим итәчәк. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100